«Гаилә белән уку: балаларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү»: семинар (18+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм телен үстерүне булдыру һәм гаиләне рухи яктан баету чыганагы буларак гаилә белән уку» дигән темага 10 нчы санлы «Нәни принц» балалар бакчасында узган тәрбиячеләр җыелышында катнашты. 

фото
14ф. семинар 5
14ф. Семинар 3
14ф. семинар 4
14ф. семинар 2
14ф. семинар 1

Гаилә белән уку мәсьәләләре күтәрелде: нәрсә укырга, ничек баланы укырга өйрәтергә, укуга карата кызыксыну уятырга һ.б. Замана балалары бик аз укыйлар, шунлыктан кече яшьтән үк аларда белем чыганагы буларак китапларга мәхәббәт тәрбияләү мөһим. 
Балалар бакчасы һәм китапханәнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен эшләүче «Китапсылу һәм аның дуслары» клубының күпьеллык хезмәттәшлегенә анализ ясалды. Клубның төп максаты – балада китап һәм укуга карата мәхәббәт тәрбияләү. 

Тәрбиячеләр игътибарына ата-аналарга һәм балалар укуын оештыручылар өчен балаларны укуга җәлеп итәргә ярдәм итүче китапларга күзәтү ясалды. Бу исемлектә түбәндәге китаплар аерым урын алып тора: Юлия Кузнецованың «Укыгыз. Балага укуны яратырга ничек ярдәм итәргә», Марина Аромштамның «Укырга!», Елена Литвякның «Гутенберг кубиклары. Балалар һәм китапларның гаҗәеп маҗаралары», Джим Трелизның «Кычкырып уку буенча кулланма». Барлык басмаларның авторлары үсеп килүче буын тормышында китап һәм укуның әһәмиятле урын алып торуына басым ясый һәм китап укуның мавыктыргыч шөгыль булуын дәлилли. 

Кадерле өлкәннәр! Бала укуына бирелгән вакытны жәлләмәгез, эшләрегезне читкә куеп торыгыз, ару-талуны онытыгыз һәм улыгыз яки кызыгызга яхшы китаплар укыгыз! Шуннан соң сөекле балагызның күзләренә багыгыз. Аларда сезнең белән аралашудан һәм тылсымлы уку дөньясыннан алган бәхет һәм мәхәббәт хисләре ташып торуын күрерсез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: